«Татарстан тыюлыклары»: виртуаль сәяхәт (12+)

6 нчы санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Татарстан тыюлыклары» дигән виртуаль сәяхәт узды.  
Балалар республикабызның махсус сакланыла торган табигый территорияләре – «Идел-Кама» тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы, «Кичке Таң» тыюлыкларына мавыктыргыч сәяхәт кылды. 
Чара барышында укучылар Татарстан тыюлыклары үз эченә гаҗәеп матур бозлы күлләрне, тирән мәгарәләрне, урманнарны һәм башка табигать объектларын алуы турында белде. Тәкъдим ителгән видеоязмалардан төбәгебез табигатенең яфраклы һәм ылыслы агачлы урманнарга, күптөрле урман җәнлекләренә бай булуын, ә күпсанлы матур сулыкларның төрледән-төрле балыклар белән тулып торуын күрә алды. 
«Туган җирнең матурлыгы сокландыргыч» дигән иллюстрацияле китап күргәзмәсе туган ягыбыз табигатенең гаҗәеп бай һәм тылсымлы дөньясы белән таныштырды. Балалар «Без Кызыл китаптан», «Табигать белән дус бул» эко-викториналарында катнашты, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белемнәрен ныгытты, уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф алды. 

Поделиться: